news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды

Ватаныбыз һәм киләчәк буыннар хакына күрсәткән сугышчан һәм хезмәттәге батырлыгыгыз, Бөек Җиңү таңын якынайтканыгыз өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иям, дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты ветераннарга.

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңү көненә багышланган концерт булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләр тапшырыр алдыннан ул залдагы халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизонының хәрби хезмәткәрләре. Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм. Бу – үзенчәлекле бәйрәм. Һәр гаиләдә үз геройларын онытмыйлар һәм хөрмәтлиләр. Аларның исемнәре һәрвакыт безнең күңелдә калачак. Геройларның батырлыгы турында без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбызга сөйләячәкбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ветераннарны алда торган бәйрәм белән үзгә бер җылылык белән котлады. «Бу якты бәйрәмдә барыннан да элек ветераннарга мөрәҗәгать итәсем килә. Ватаныбыз һәм киләчәк буыннар хакына күрсәткән сугышчан һәм хезмәттәге батырлыгыгыз, Бөек Җиңү таңын якынайтканыгыз өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иям», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов ветераннарга.

Ул сугыш кырында башын салган һәм туган ягына әйләнеп кайтканнан соң вафат булган ветераннарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләкләре (барлыгы биш медаль һәм орден) тапшырды. Аларның өчесе сугыш кырында ятып калган, ә икесе туган ягына кайтып, узган гасырның 70нче елларында вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100