420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан оптика-механика заводында булды, ул анда эшләнелә торган продукция белән танышты. Республика җитәкчесенә яңа тепловизор күрсәттеләр. Әлеге аппарат коронавирус инфекциясе белән көрәшүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Топографик комплекс дистанцион рәвештә бинага керүче барлык кешенең температурасын үлчи. Бер үк вакытта ул 30 кешедә температура билгеләргә сәләтле. Җайланма аеруча зур предприятиеләрдә пандемия шартларында кирәк», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Җайланма төрле һава торышы шартларында эшли. Шул исәптән аны урамда да урнаштырырга була. Җайланманы «Александр» фәнни-җитештерү берләшмәсе эшләгән.