Рөстәм Миңнеханов Балтач районының агросәнәгать комплексы өлкәсендәге күрсәткечләрен уңай бәяләде

ТР Президенты авыл хуҗалыгы продукциясен, бигрәк тә сөт сату мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булырга йөкләде

 (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Балтач муниципаль районында чәчү кампаниясе барышы белән танышты. Республика лидерын эш сәфәрендә ТРның Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка кырлардагы вазгыять турында сөйләделәр. Шулай итеп, бүгенгә 39 га кырның 16,3 мең га (41 процент) мәйданында эшләр төгәлләнгән. Кырларда 150дән артык берәмлек техника эшли. Көн саен 3 мең га мәйдан эшкәртелә.

Быел аграрийлар кукуруз белән рапска басым ясыйлар. Кукуруз чәчү өчен 3,1 мең га мәйдан бирелгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда, 10 тапкыр диярлек күбрәк, ә рапс 3,2 мең га чәчеләчәк (2015 елда - 1406 га), дип өстәде Рамил Нотфуллин. "Бу язда һава торышы яхшы тора. Кар да вакытында эреде, яңгыр яуды. Чәчү эшләре план буенча бара", - диде район башлыгы һәм, мондый уңай һава шартлары торган очракта, кырларда барлык эшләр май уртасында тәмамланачак, дип билгеләп үтте.

Район башлыгы ТР Президентының авылда терлекчелекне үстерү турындагы соравына: "Балтач районында мөгезле эре терлек баш саны зур, гектарына 40 ка якын шартлы баш терлек туры килә. Сөтнең литры 18 сумнан җыела", - дип җавап бирде.

Балтач районының агросәнәгать комплексы өлкәсендәге күрсәткечләренә уңай бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы продукциясен, бигрәк тә сөтне сату мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булырга йөкләде.

Шөңшеңәр авыл җирлеге башлыгы ТР Президентына авыл спорт комплексын ремонтларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бассейны һәм тренировкалар залы булган бина җирле колхоз көче белән узган гасырның 90 нчы елларында төзелгән. 20 елда объект искергән һәм җитди төзекләндерүгә мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольга алырга йөкләде.

Аннары ТР Президенты Смаиль авылында 1,1 мең сыерга исәпләнгән заманча югары технологияле сөтчелек комплексында булды. Проектның инвесторы - «Смаиль» ҖЧҖ. Ферма төзелеше 2 этапта уза. Беренче чираты узган ел тәмамланган, икенчесен шушы ел азагында тапшыру планлаштырыла.