Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россия гвардиясе башлыгы урынбасары белән иминлек турында сөйләште
Татарстан Президенты коронавирус пандемиясе чорында республика росгвардиячеләренең эшен аерым искәртте.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары — Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын ныгыту турында да сөйләштеләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралу чорында республика росгвардиячеләренең эшен аерым билгеләп үтте.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Анда Россия илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров һәм Татарстан Иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз