news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Күмәч-кондитер комбинаты» җәмгыятендә булды

Миңнеханов Казанның эре комбинатында икмәк пешерүнең ничек оештырылуын тикшерде.

Татарстан Президенты «Күмәч-кондитер комбинаты» җәмгыятендә булды
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча иң эре предприятиеләренең берсендә булды, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүен тикшерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче чиратта кирәкле булган ризык кибетләргә өзлексез килергә тиеш, кешеләр көн саен яңа пешкән икмәк сатып алу мөмкинлегенә ия булсыннар», – дип искәртте ул.

Яңа типтагы Covid-19  коронавирус таралу шартларында, икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү предприятиесе барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, көчәйтелгән режимда эшли. Производствога керер алдыннан хезмәткәрләр температура контроле һәм дезинфекция уза.

Татарстан Президенты шулай ук икмәк заводына кергәнче барлык кирәкле процедураларны да узды. Аның температурасын үлчәделәр, кулларны антисептик белән эшкәрттеләр һәм эш киемнәре бирделәр.

Икмәктән тыш, предприятие киң кондитер эшләнмәләре чыгара. Комбинат директоры, медицина хезмәткәрләренә авыр эшләрендә ярдәм итү өчен, табибларга тәм-том җибәрү идеясе белән уртаклашты.

«Бу кешеләр уртак хөрмәткә лаек. Анда коллектив, нигездә, хатын-кызлардан тора. Татарстанлыларның сәламәтлеге алар җилкәсенә төшә. Ялның сирәк минутларында тәм – томнар белән чәй эчү аларга бик күңелле булыр дип уйлыйм. Моны алар өчен эшләгәнегез өчен рәхмәт», - дип бәяләде бу тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов.

«Күмәч-кондитер комбинаты» җәмгыяте -Татарстанның икмәк пешерү тармагының иң эре предприятиеләренең берсе, ул 285 төр камыр ризыклары җитештерә. 2019 елда компания 21,3 мең тонна икмәк-күмәч әйберләре озаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100