Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Татхимфармпрепарат» оешмасында медикаментлар чыгару линияләрен карады
Татарстанда иң эре фармацевтика предприятиесе махсус санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп эшли.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге белән медикаментлар җитештерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен «Татхимфармпрепарат» җәмгыятендә булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов медикаментлар чыгару линияләрен карап чыкты. Татарстан Президентына парацетамол препаратының коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә нәтиҗәле булуы турында мәгълүмат таратылганнан соң дефицитлы төркемгә керүен хәбәр иттеләр.
«Беләм, «Татхимфармпрепарат» продукциясенә Россиядә һәм чит илләрдә ихтыяҗ зур. Әмма килеп туган вазгыятьтә сездән Татарстанның эчке базары ихтыяҗына өстенлек бирүегезне сорыйм», - диде Татарстан Президенты предприятие җитәкчелегенә.
- «Татхимфармпрепарат» АҖ структурасына химия-фармацевтика әйберләре һәм тегү-хирургия материаллары чыгару буенча ике заманча завод керә. Компаниянең таблеткалар, төнәтмә, майлар, сироплар, эретмәләр рәвешендә 130дан артык дару җитештерергә мөмкинлек бирә торган егәрлеге бар. Фармакология производствосы йөрәк-кан тамырлары препаратлары, антибиотиклар, ялкынсынуга каршы һәм вируска каршы чаралар, шулай ук анальгетиклар, нейролептиклар, транквилизаторлар һ.б. җитештерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз