news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанның ике санитар табибын Пирогов ордены белән бүләкләде

Бүләккә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина лаек булды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 йинфекциясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.

Барлыгы 200дән артык медицина хезмәткәре һәм санитар табиб, шул исәптән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм идарә бүлеге башлыгы Луиза Борисова бүләкләнде.

«Коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау эшен оештыруга зур өлеш керткән өчен Пирогов ордены белән бүләкләргә», — диелә указда. 

Пирогов ордены һәм Лука Крымский медален дәүләте башлыгы 2020 елның июнендә гамәлгә куйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot