Татарстанда 2020 елга каралган планнан 21 процент торак файдалануга тапшырылды

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). 6 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 622 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2020 елга каралган планның 21 процентын тәшкил итә. Шул турыда ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ведомство башлыгы Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 363 фатирга исәпләнгән 11 йорт буенча хисап тоттылар. Калган 119 объектның 31е — югары, 51е — уртача, 37се түбән дәрәҗәдәге әзерлектә.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, бу иске кагыйдәләр буенча төзелә торган, өлешчеләр акчасы турыдан-туры төзүчеләр тарафыннан җәлеп ителә торган инвестиция торак. Хәзерге вакытта 42 күп фатирлы торак йорт әзер. Шул ук вакытта бер атна эчендә дүрт объект файдалануга тапшырылган.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча быел 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. Хисап вакытына 2 мең 324 объект файдалануга тапшырылган, бу планның 21,8 процентын тәшкил итә.

Шулай ук очрашу барышында Фәрит Хәнифов, быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны тормышка ашыруда катнашачак, дип сөйләде. Финанслау күләме 13 млрд сумнан артык булачак, эшләр 125 объектта башкарылачак.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.