news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның “Ак Барс” клубына карата мөнәсәбәте үзгәрмәгән

“Ак Барс” хоккей командасы Гагарин Кубогы плей-оффыннан төшеп калды.

Рөстәм Миңнехановның “Ак Барс” клубына карата мөнәсәбәте үзгәрмәгән
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей командасының Гагарин Кубогы плей-оффыннан төшеп калуына карамастан, командага карата мөнәсәбәте үзгәрмәвен әйтте. Бу турыда сорау аңа Министрлар Кабинетында 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда бирелде.

“Откан очракта да команда безнеке булып кала. Минем мөнәсәбәтем нинди булган, нәкъ шулай булып кала. Хоккей сөючеләргә дә эмоцияләрне киметергә кирәк дип мөрәҗәгать итәм. Хоккейчыларыбызны куәтләп торырга кирәк”, - дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

“Ак Барс” - Россиядә генә түгел, Европа масштабында да җитди клуб, диде ул.

  • “Ак Барс” Гагарин Кубогының чирекфиналында дүртенче матчта Омск шәһәре командасы “Авангард”ка 2:3 исәбе белән оттырды һәм плей-оффтан төшеп калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot