Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк дип саный

Татарстан Президенты хатын-кызга ошарлык бүләк сайлау авыр мәсьәлә булуын әйтте.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк, дигән фикердә. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда белдерде.

Сорау хатын-кызга иң зур бүләк турында иде. “Хатын-кызга нәрсә бүләк итсәң дә, ялгышырга мөмкин. Чәчәктер. Иң отышсызы шул. Кием алсаң, үлчәме туры килмәве бар. Авыр мәсьәлә бу”, – диде.