Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады
Интернет кулланучылар котлауларга кушылды.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады. Ул үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә яшь алып баручы Ислам символның барлыкка килү тарихы турында сөйләгән роликны куйган.
Ислам сөйләгәнчә, канатлы барс төшерелгән республика гербы 1992 елның 7 февралендә расланган. Идея авторы — галим Назыйм Ханзафаров, ә аны рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов чынга ашырган.
«Гербның нинди булачагы турындагы карар озак хәл ителде. Сөембикә манарасы, зилант тәкъдим ителде, нәтиҗәдә ул — Татарстан халкын яклаучы сайланды. Герб республика флагы төсләрендә эшләнгән: кояш кызыл, барс һәм калкандагы чәчәкләр ак, кысалары яшел, ә менә калкан, милли бизәк һәм „Татарстан“ язуы алтынсу», — дип сөйләде яшь алып баручы.
Интернет кулланучылар котлауларга кушылды. «Милләтебез һәр буында балкып яшәсен», «Герб бәйрәме белән, минем яраткан Татарстаным», — дип язган алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз