news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы юристларын бүләкләде

Татарстан Президенты Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан ел юристы» премиясен тапшыруда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы юристларын бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Юристларга гражданнарның Россия Конституциясендә гарантияләнгән хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә мөһим социаль роль бирелгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында әйтте. Тантаналы чара Казан ратушасында узды.

«Законнарның төгәл үтәлеше, яшәү сыйфатын күтәрүгә, тулаем алганда, дәүләтнең нәтиҗәле эшләвенә юнәлдерелгән реформаларның уңышлы булуы сезнең эшегезгә бәйле», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Россия юристлары ассоциациясе — илебез юристларын берләштерүче гражданлык җәмгыятенең эшчәнлек инструменты. Оешма эшенең иң кирәкле юнәлешләре арасында халыкка хокукый консультация бирү, яшь буынны хәбәрдар итү, шулай ук бушлай юридик ярдәм үзәкләрен үстерү бар.

Мондый үзәкләрнең эше республиканың авыл җирлекләрендә һәм ерак районнарында да аерым роль уйный. Анда ай саен ассоциациянең төбәк бүлекчәсенең мобиль төркемнәре бар. Хәзерге вакытта шундый сигез үзәк эшли. Халыкка ярдәм итүнең мондый формасы квалификацияле һәм системалы булырга тиеш, диде Татарстан Президенты.

Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан адвокатлар коллегиясенең 2нче Чаллы филиалы мөдире Кадыйр Вәлишин, Казан нотариаль округы нотариуслары Рузина Җәләлиева һәм Минзия Мәхмүтова, шулай ук Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе оештыру-контроль бүлеге өлкән инспекторы Максим Попов һәм Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Алсу Хәкимовага «Татарстанның атказанган юристы» исеме бирелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге башлыгы Наталья Казанцева Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын алды.

Габриэль Шершеневич исемендәге премияне Россия юристлар ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников тапшырды. Премиягә юридик фәннәр докторы, профессор, Россия атказанган фән эшлеклесе, Мәскәү дәүләт университеты юридик факультетының гражданнар хокукы кафедрасы мөдире Евгений Суханов, юридик фәннәр докторы, Мәскәү юридик академиясенең дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы профессоры Валерий Лазарев ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100