news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшырачак

Татарстан Президенты Россия чемпионы булган «Динамо-Гипронииавиапром» чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар командасын хөрмәтләүдә катнашачак.

  Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшырачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Таиланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тханатип Упатисинг белән очрашуны планлаштыра.

Шуннан соң Казан ратушасында Татарстан Президентының «Россия юристлары ассоциациясе» җитәкчелеге белән очрашуы булачак. «Татарстан Президенты Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасының ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында катнашырга планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә.

«Ел юристы» премиясе Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе советы тарафыннан гамәлгә куелды. Ул югары квалификацияле юристларның казанышларын билгеләп үтәргә тиеш.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты 2019 ел сезоны Суперлигасында Россия чемпионы булган «Динамо-Гипронииавиапром» чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар командасын хөрмәтләүдә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100