news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: “Сочи безнең төп курорт дигәндә, оят булып китә иде”

Премьер фикеренчә, Россиядә эре халыкара чаралар уздыруга чыгымнар үз-үзен аклый, чөнки алар төбәкләр үсешенә ярдәм итә

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Екатерина Виславская). Россиядә зур күләмдә бюджет акчаларын кертүне сораган халыкара чаралар үткәрү – ил үсеше өчен сәбәп. Бу хакта бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль телеканаллар журналистлары сорауларына җавап биргәндә белдерде.
Берничә федераль телеканалның туры эфирында трансляцияләнүче интервью РФ Хөкүмәтенең агымдагы елгы эш нәтиҗәләренә багышлана.
Журналистларның, Олимпиаданы купшы итеп үткәрү, Владивостокта АТЭС чемпионатын, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга сарыф ителгән чыгымнар ни дәрәҗәдә аклана, дигән соравына Премьер-министр, бу шушы чараларны кабул итүче төбәкләргә инвестиция кертү һәм аның инфраструктурасын тәэмин итү мөмкинлеге дип җавап бирде. Мисал рәвешендә ул Сочида узачак Олимпиаданы китерде.
“Сочи – безнең төп курорт дип сөйләгәндә, оятрак булып китә иде”, - диде ул. Дмитрий Медведев әлеге Олимпиаданың катлаулы булачагын искәртте, чөнки ул “олимпия максатлары өчен яраклашмаган” урында үткәреләчәк. Курорт буларак та ул уртача дәрәҗәдә иде, дип шәрехләде Медведев.
Хәзер Сочи Олимпиада уздыру белән бәйле инвестицияләр ярдәмендә бөтенләй башка шәһәргә әверелде. Биредә ярышлар үткәрү өчен генә түгел, ә ял итү өчен дә отельләр челтәре һәм кирәкле күләмдә спорт корылмалары төзелгән, яхшы туристик инфраструктура, коммуникацияләр булдырылган. “Мин Сочига кертелүче барлык инвестицияләр дә абсолют төстә үз-үзен аклый дип саныйм. Бу футбол буенча дөнья чемпионатына да кагыла”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.
Мондый чаралар уздыру – территорияне үстерү, яхшы юллар, торак төзү, аэропортларны эшләтү мөмкинлеге. “Бу һәрвакыт ил үсеше өчен этәргеч. Миңа калса, бу бик мөһим, чөнки илебез бик зур һәм катлаулы”, - ди РФ Премьер-министры.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot