Татарстан җитәкчелеге Равил Хәйруллинның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Равил Хәйруллин 68 яшендә, 2021 елның 5 октябрендә вафат булды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге республиканың Көрәш федерациясе башкарма директоры, Балык Бистәсе районының элекке башлыгын Равил Хәйруллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

1998-2006 елларда Равил Хәйруллин Балык Бистәсе районы белән җитәкчелек итә, үзен югары квалификацияле, инициативалы һәм оста оештыручы буларак таныта. Катлаулы елларда ул районның социаль-икътисади үсешенең уңай динамикасын саклап кала ала. Шулай ук авылларда торак, социаль-мәдәни һәм җитештерү объектлары төзелеше, җирлекләрне төзекләндерү мәсьәләләре чишелешенә дә зур өлеш кертә.

2006 елда Равил Хәйруллин «Ак Барс» Банк ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнә. 2010 елның декабреннән Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшли. Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада әлеге спорт төрен үстерү программасы әзерләнә һәм кабул ителә. Хәйруллин җитәкчелегендә 32 спортчы көрәш буенча дөнья чемпионы булды.

Равил Хәйруллин 68 яшендә, 2021 елның 5 октябрендә вафат булды.

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьерлар Марат Әхмәтов, Марат Җәббаров, спорт министры Владимир Леонов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов имзалаган.