news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР эчке эшләр министры генерал-лейтенант Николай Демидов вафат булды

Аңа 88 яшь иде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә 1978 елдан 1983 елга кадәр ТАССР эчке эшләр министры вазифасын биләгән генерал-лейтенант, 1983 елдан 1991 елга кадәр — СССР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары һәм Социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегенең баш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Демидов вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде.

«Николай Демидовның тормыш юлы зур ихтирамга лаек. Катлаулы һәм зур бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда да ул югары профессиональлек һәм зирәклек, патриотлык һәм эшкә бирелгәнлек белән аерып торган», — дип билгеләп үтелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Артем Хохорин һәм башка җитәкчеләр имзалаган телеграммада.

Николай Демидов ватанында — Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнәчәк. Генерал-лейтенант белән хушлашу 9 октябрь көнне Мәскәүдә узачак. Теләге булган һәркем аның белән 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр РФ Президенты Эшләр идарәсенең Үзәк клиник хастаханәсендә хушлаша алачак.

Николай Демидов 1933 елда Татарстанның Лаеш районында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Ул хезмәт эшчәнлеген Татарстан АССР Алабуга районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлады, аннары Түбән Камада район башкарма комитеты рәисе булып эшләде.

1978 елда ул ТАССР эчке эшләр министры итеп билгеләнә. Бу вазифада Демидов республикада иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә, җинаять күренешләренә каршы торып, зур өлеш кертте. Шулай ук ул хокук саклау органнарының кадрлар составын ныгыту өчен җитди эш алып барды.

1983 елда ул вазифадан китә һәм Мәскәүгә СССР эчке эшләр министры урынбасары һәм бер үк вакытта Социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегенең Баш идарәсе башлыгы вазифасына чакырыла. Аның актив катнашында Мәскәү, Ростов-на-Дону шәһәрләрендә, Краснодар краенда, Урта Азиядә һәм башка төбәкләрдә күпсанлы оешкан җинаятьчел төркемнәрне ача һәм юк итә алганнар.

Яңа вазифага керешкәннән соң ике ел узгач, ул оператив хезмәтләрнең бөтен блогын җитәкли башлый, СССР Эчке эшләр министрлыгының фәнни-техник советы җитәкчесе була. 1986 елның май-июнендә ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штабын җитәкли. 

1991 елда Демидов милиция хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты башлыгы, ә 1994 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы Академиясе башлыгы булып тора. 

1997 елда бертавыштан Россия табигый фәннәр академиясе әгъзасы, академигы итеп сайлана.

Моннан тыш, Николай Демидов VIII, IX һәм X чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты булган. Лаеклы ялга чыккач, ул Чернобольчеләр берләшмәсен җитәкләде, яшь буынга белем биреп, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100