news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов кабат билгеләнгән министрларның бердәм механизм булып эшләүләрен теләде

Республика Президенты Татарстан башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашты.

Миңнеханов кабат билгеләнгән министрларның бердәм механизм булып эшләүләрен теләде
tatarstan.ru

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте республика алдында торган максатларга ирешү өчен бердәм команда булып эшләргә тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашуда шундый фикерен белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бердәм команда булып эшләргә тиеш. Сез имтихан тапшырдыгыз, комиссия фикер алышулар үткәрде. Республика Хөкүмәтендә эшләү – зур ышаныч ул. Барыбызга да уңышлы эшчәнлек телим», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты белән очрашуда министрлар һәм ведомство җитәкчеләре үз урынбасарларын тәкъдим итте, тармакта үзләре җавап бирә торган юнәлешләр хакында сөйләде. Вазифага билгеләнер алдыннан башта хакимият органнарының барлык җитәкчеләре аттестацион комиссия узды.

Рөстәм Миңнеханов алдагы чорга Хөкүмәтнең төп бурычларын һәм өстенлекләрен күрсәтеп, кабат билгеләнгән җитәкчеләрнең һәркайсы үзләре кураторлык итә торган юнәлештә эшнең нәтиҗәләре өчен шәхсән җавап бирүләрен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100