news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белозеров Песошинга Куйбышев тимер юлларының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Россия Тимер юллары филиалын 2017 елда «Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесендә җиңгән Вячеслав Дмитриев җитәкләде.

Белозеров Песошинга Куйбышев тимер юлларының яңа җитәкчесен тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты. Чара видеоконференция режимында узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе — генераль директор Олег Белозеров Куйбышев тимер юллары җитәкчесе итеп Вячеслав Дмитриевның билгеләнүен әйтте. Ул 2018 елның мартыннан Россия тимер юллары филиалы — Куйбышев тимер юлында баш инженер вазифасында булган.

«Вячеслав Дмитриев җирле үзенчәлекләрне белә, үзен профессиональ, акыллы һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте», — диде Белозеров. Куйбышев тимер юлы югары планканы тотар һәм алга таба үсәр дип саный, ул.

Олег Белозеров Директорлар советының Рәшит Сайбатталовны генераль директор урынбасары — Хәрәкәт белән идарә итү үзәк дирекциясе җитәкчесе вазифасына билгеләвен дә әйтте.

«Төбәктәге тармак проблемаларын аңлау киләчәккә бер адым булыр дип ышанам», — диде Белозеров Сайбатталовка мөрәҗәгать итеп.

Алексей Песошин Татарстан һәм Россия тимер юллары башкарган уртак эш өчен рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100