news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды

ТР Президенты уртача 8,14 балл җыйган.

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август нәтиҗәләре буенча Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән Федерация субъектлары башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды.

Экспертлар бәяләвенчә, ТР Президенты уртача 8,14 балл җыйган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,89 балл) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (8,54 балл) узып киткән.

Моннан тыш, беренче бишлеккә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (7,70 балл) һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов та (7,38 балл) кергән.

Сораштыру (рейтинг шуның нәтиҗәләренә карап төзелә) анкета тутыру алымы белән үткәрелә. Анда 26 эксперт катнаша, алар арасында сәясәт белгечләре, сәяси технологлар, медиаэкспертлар, журналистлар бар. Шуннан соң экспертлар биргән бәянең уртача арифметик дәрәҗәсе билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot