Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында лидерлар исемлегендә
Татарстан Президенты берьюлы 4 баскычка күтәрелеп, 3 нче урынга менгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). “Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы быел август аенда губернатор-блогерларга рейтингын бастырган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтинг нәтиҗәләре буенча берьюлы 4 баскычка күтәрелеп, әйдәп баручылар өчлегенә кергән.
Әлеге рейтингта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны 1 баскычка түбән төшереп, Мәскәү мэры Сергей Собянин 1 нче урынга менгән. Шул рәвешле, Татарстан лидеры – 3 нче.”Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramга Казан – Оренбург юлының Саескан Тавы турысында Кама аша салынган күпернең икенче чиратын ачу тантанасыннан видео урнаштырган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны чабышкысы Казанда ТР Президенты Кубогын отуы белән котлады”, - дип билгеләп үткәннәр рейтинг төзүчеләр.
Искәртеп үтәбез: губернатор-блогерларга сылтама-өземтә китерү рейтингына Россия төбәкләре башлыкларының үз блогларын алып баручылары гына керә. Рейтинг төзүдә “Медиалогия” сылтама-өземтә китерү индексы нигез булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз