news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча ясалган беренче ишегалдын карады

Татарстан Президенты «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарылган эшләр сыйфатын бәяләде.

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча ясалган беренче ишегалдын карады
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казанның Шамил Усманов урамындагы йортларда яшәүчеләр өчен «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә уңайлы һәм күпфункцияле ишегалды зонасы барлыкка килде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде. Аны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова озата йөрде.

«Бу — барлык эш төрләре, шул исәптән кече архитектура формалары урнаштыру башкарылган, шулай ук „Безнең ишегалды“ республика программасы кысаларында ачылачак беренче ишегалларының берсе», — дип сөйләде Фишман-Бекмамбетова «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә. Ул ишегалды җәмәгать тыңлауларында актив катнашкан кешеләрк тәкъдимнәрен исәпкә алып проектлаштырылганлыгын әйтте. 

Биредә яшәүче хатын-кызларның берсе, күп балалы әни кеше — Гөлфия Фәтхуллина машина кую урынына керү подъездга керү юлында ук булуына борчылуын белдергән. Аның тәкъдиме белән парковкага керү юлы күчерелгән.

«Элек балалар мәйданчыгы да, эскәмияләр дә юк иде. Хәзер болар барысы да барлыкка килде, биредә мәдәни һәм заманча уңайлы парковка булды. Җәен өйдә утырасы килми, көн саен ишегалдына чыгып йөрибез. Мин монда шулкадәр бала бардыр дип белмәгән дә идем», — дип уртаклашты Фәткуллина.

Ишегалдында ремонт быел июньнең беренче көннәрендә башланды. Шушы вакыт эчендә 300дән артык кеше өчен 6 мең 83 квадрат метр территорияне төзекләндергәннәр, 427,6 квадрат метр асфальт катламы алмаштырганнар, 28 яңа парковка урыны, тротуарлар, балалар мәйданчыгы ясаганнар, шулай ук яңа фонарьлар урнаштырганнар, куаклар һәм яшь агачлар, газон утыртканнар. Тәрәзә төбендә ясалган палисадниклар сакланган һәм тәртипкә китерелгән.

Әлеге ишегалдын төзекләндерүгә 11 млн сум акча тотылды, дип сөйләде Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов. Быел бу районнарда барлыгы 71 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Аларның һәркайсында җиде төрле эш башкарылырга тиеш.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова элек хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, тулы күләмдә башкарыла. Биш ел эчендә республикада планда каралган 6,7 мең ишегалды төзекләндереләчәк. Бу — 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары. Аларда ишегалларын ремонтлауда республиканың башка программалары буенча эшләр башкарылмаган.

2019 елда «Безнең ишегалды» масштаблы программасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программа нигезендә, республикада юлларны, тротуарларны һәм фонарьларны ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары кую һәм балалар мәйданчыкларын урнаштыру, чүп мәйданчыкларын булдыру планлаштырылган. Бу инициативаны гамәлгә ашыру өчен барлыгы 50 млрд сум акча тоту күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100