news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр сыйфатын тикшерде

Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән ишегалларын төзекләндерү программасы, Covid-19 пандемиясе аркасында икътисади проблемаларга карамастан, тулы күләмдә тормышка ашырыла.

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр сыйфатын тикшерде

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Шамил Усманов урамындагы ишегалды территорияләренең берсендә булды. Анда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланды. Ул эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм төзекләндерү турында халык фикере белән кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә үтәлә. Татарстан Республикасы программаны тормышка ашыруга бюджеттан тыш акчалар тота. Биш ел эчендә планда каралган 6,7 мең ишегалды төзекләндереләчәк. Бу - 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары», аларда ишегалларын ремонтлауда республиканың башка программалары буенча эш башкарылмаган, - диде Галимова.

Шамил Усманов урамындагы ишегалдында юлларга һәм тротуарларга асфальт түшәлгән, фонарьлар ремонтланган, эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар өчен уен җиһазлары урнаштырылган. Бу программада каралган мәҗбүри эшләр комплексы.

Ишегалды 316 кеше яши торган ике йортка карый. Рөстәм Миңнеханов масштаблы яңарту нәтиҗәсендә йорт яны территориясенең ничек үзгәрүен бәяләде. Программаны тормышка ашыру барышында биредә 427,6 квадрат метр асфальт өслеге һәм 324,6 квадрат метр тротуар ремонтланган. Тротуарларны җәяүлеләр һәм автомобильләр агымын бүлү өчен әйләндереп алганнар.

Төзекләндерү нәтиҗәсендә 28 машина урыны булдырылган. Моннан тыш, ишегалдында ике зонага бүленгән яңа уен мәйданчыгы урнаштырылган: алар өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге һәм җиде яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100