Игорь Шувалов һәм Рөстәм Миңнеханов “Казан” Гаилә үзәгендә булды

Алар Казансу акваториясе буенча җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары булдыру проекты буенча фикер алыштылар

  (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов “Казан” Гаилә үзәген карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
“Казан” Гаилә үзәге каршында кунакларны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. каршы алды.
Игорь Шуваловка бина һәм проект турында сөйләделәр. Ул узган гасырның туй күлмәкләре күргәзмәсен, шулай ук җырчы Федор Шаляпин һәм шагыйрь Габдулла Тукай кебек танылган кешеләрнең тууы турындагы һ.б. мәгълүматны карады.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова гражданнарга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасында электрон хезмәтләр инфраструктурасы турында сөйләде, бүген гражданнарга 142 электрон хезмәт күрсәтелә.
Аннары Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов һәм озатып йөрүче затлар “Казан” Гаилә үзәге мәйданчыгында бүген никахларын теркәгән яшь парлар белән аралашты.
Алар Казансу акваториясе буенча җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары булдыру проекты буенча фикер алыштылар. Игорь Шувалов сүзләренә караганда, бүген аңа ихтыяҗ бар. Моннан тыш, ул Татарстан Президентына һәм Казан мэрына Казансуның уң як ярында урнашкан торак кварталлар буенча яшеллек булдырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.