Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Игорь Шувалов Казан үзәгенә танышу сәфәре кылды
Аны Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов ике катлы экскурсия автобусында Казан үзәгенә танышу сәфәре кылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, ул бүген иртән Казанга XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ачылышы тантанасында катнашу өчен килде.
Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары килгәч тә Универсиада 2013 уты эстафетасында катнашты – Казан Кремленнән Кремль урамына кадәр факел тотып йөгерде.
Аннары Игорь Шувалов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексыннан “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр сәфәр кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз