Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рус теле көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Александр Пушкин һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген, Рус теле көнендә һәм рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шагыйрь иҗатына хөрмәт йөзеннән, чәчәк салу тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты.
Гадәттәгечә, классикның туган көнендә, 6 июньдә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Александр Пушкин һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза. Ел саен биредә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар һәм Пушкинның күп кырлы иҗади мирасын яратучылар җыела.
Татарстанда Александр Пушкинның тууына 222 ел тулуга һәм Халыкара рус теле көненә багышланган чаралар 1 — 6 июньдә уза.
Исегезгә төшерәбез, рус теле көне БМО тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелды һәм Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Россиядә Рус теле көнен бәйрәм итү 10 ел элек РФ Президентының 2011 елның 6 июнендәге Указы белән билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз