news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Тоталь диктант»ны Татарстан халыклары телләрендә уздырырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов «Тоталь диктант» проектына кызыксыну артуын да искәртте.

Миңнеханов «Тоталь диктант»ны Татарстан халыклары телләрендә уздырырга тәкъдим итте
https://tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус телендәге «Тоталь диктант» һәм татар телендәге «Татарча диктант» үрнәкләре буенча республика халыклары телләрендә диктантлар уздырырга тәкъдим итте.

Әлеге фикерен Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашуында әйтте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берләшмә рәисе Ирина Александровская әйтүенчә, Татарстан Президенты белән узган элекке очрашуларда төбәктә уздырыла торган «Тоталь диктант»та катнашучылар санын арттыру мәсьәләсе каралган. Быел әлеге диктантта 19 824 татарстанлы катнашкан, аларның 7,3 проценты аны бишлегә язган. Мәйданчыкларның берсендә диктант текстын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды.  

Рөстәм Миңнеханов «Тоталь диктант» проектына кызыксыну артуын да искәртте һәм татар телендә дә шундый ук диктант («Татарча диктант» — редакция искәрмәсе) булуын әйтте.

Татарстан Президенты республикада яшәүче чуваш, удмурт, мари һәм башка халыкларның телләрендә дә шундый ук диктантлар уздыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, «мондый акцияләр милли телләрне, күпмилләтле илебезнең һәм аның төбәкләренең халыклары мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итәчәк». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100