Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россиядәге вәкаләтле Илчесе белән очрашты
Татарстан Президенты республиканың Бельгия белән багланышларны үстерүдә кызыксынуын билгеләп үтте.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
"Без Бельгия белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шул исәптән, төбәкара дәрәҗәдә дә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләгәндә.
Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Бельгия һәм Татарстан компанияләре катнашында эшлекле форум узачагын җиткерде. Татарстан Президенты форумның элемтәләрне ныгытуда яхшы мөмкинлек булуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының социаль-икътисади вазгыяте турында сөйләп үтте. Татарстанның чит ил партнерлары белән элемтәләрне актив рәвештә үстерүен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз