Рөстәм Миңнехановка “Черек күл” паркы проектын презентацияләделәр

Наталия Фишман ТР Президенты вазифаларын башкаручыга паркны ни рәвешле үзгәртеп кору, аерым алганда, балалар һәм спорт мәйданнарын урнаштыру турында с

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Черек күл” паркына барды. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озатуында ТР лидеры парк буйлап йөрде һәм бу ялларда Черек күлдә уза торган «Open Space Market» фестивален карады.

Наталия Фишман Р. Миңнехановка паркның ни рәвешле үзгәртеп корылачагы, аерым алганда, балалар һәм спорт мәйданнарын җиһазлау, паркта булачак активлык төрләре турында сөйләде. ТР Президенты ярдәмчесе, шулай ук, почта әрҗәсе беркетелгән мәгълүмат баганасы үрнәген күрсәтте. Аңа шәһәрдә яшәүче теләсә кем үз тәкъдимнәре һәм теләкләре белән записка сала алачак. Почта әрҗәләре белән мондый мәгълүмат баганалары башка паркларда да барлыкка киләчәк. “Бу бик яхшы форма”, - дип фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Парк буенча йөргәндә, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга милли фаст-фуд нинди булачагын күрсәттеләр. Аннан соң кунаклар «Open Space Market» мәйданчыгын карады, анда фестивальдә катнашучылар җитештергән табак-савыт, блокнотлар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм аяк киеме тәкъдим ителгән. Ахырда Рөстәм Миңнеханов, Наталия Фишман, архитекторлар һәм төзүчеләр паркны үзгәртеп кору белән бәйле төп актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.