Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада төзелүче яңа шин заводын карады

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары заводының төзелеш мәйданчыгын карады
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген “Түбән Кама Шин” ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашу өчен Түбән Камага килгән ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары заводын төзү эшләренең барышы белән танышты.
“Татнефть” ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “Түбән Кама Шин” ААҖ җитәкчелеге белән бергә Премьер-министр заводның төзелеш мәйданчыгын карады.
“Түбән Кама Шин” ААҖ территориясендә урнашкан яңа предприятиенең нигезенә беренче таш 2007 елның 1 июнендә салына, ә беренче продукцияне 2009 елның мартында эшләп чыгару күздә тотыла.
“Татнефть” ААҖ тарафыннан проектка салыначак инвестициянең гомуми күләме 14 миллиард сум тәшкил итә. Яңа заводта Россиянең бер генә төбәгендә дә кулланылмаучы һәм «Continental» концерны тарафыннан тәкъдим ителгән иң заманча технология буенча елына 1,2 миллион йөк машинасы шиннары эшләп чыгарылачак. Шиннарны йөк машиналары һәм автобусларны (беренче чиратта “КАМАЗ” һәм “НефАЗ”ларны) беренчел җиһазландыруга да, икенчел базарга һәм ирекле сатуга чыгару да күздә тотыла.
Премьер-министр шулай ук “Түбән Кама Шин”дагы бүгенге көндә эшләп килгән йөк машиналары шиннары производствосын карады. Шәфәгать Тәһаутдинов белән бергә Рөстәм Миңнеханов Йөк машиналары шиннары заводы буйлап узды һәм предприятиедә җитештерелгән продукциянең соңгы модельләре белән танышты.
Бу минутларда “Түбән Кама Шин” ААҖнең конференцияләр залында акионерларның еллык гомуми җыелышы бара.