Г.Рапота: “Татарстан күп юнәлешләр буенча төбәкләр үсешенә үрнәк булып тора”

Григорий Рапота ТР Дәүләт Советының Идел буе федераль округының закон чыгару хакимияте органнары ассоциациясе кысаларындагы эшен югары бәяләде
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында Казанда эш сәфәре белән булган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле булып китте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кунакны депутатлар корпусының структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, федераль дәрәҗәдә хәл итүне таләп итүче кайбер мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте. Ул Идел буе федераль округы башлыгына Татарстан парламентының федераль белем бирү стандартында милли компонентны саклап калу буенча тәкъдимнәрен тапшырды.
Григорйи Рапота, үз чиратында, ТР Дәүләт Советы җитәкчелегенең Идел буе федераль округының хакимиятнең закон чыгару органнары ассоциациясе кысаларындагы шул исәптән, федераль закон нигезләмәләренең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшен югары бәяләде. “Мондый эшне хупларга була, чөнки законнарны камилләштерү мәсьәләсе - безнең уртак эшчәнлекнең иң мөһим бурычларының берсе”, - дип билгеләп узды ул.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең эш планнарына килгәндә, Григорий Рапота икътисади бурычларны хәл итүгә зур басым ясалачак дип ассызыклады. Шул ук вакытта Идел буе федераль округының элеккеге җитәкчелеге тарафыннан башкарылган гуманитар һәм социаль өлкәләрдәге эшләрне дә киметергә җыенмый. Аерым алганда, транзит юлларны камилләштерү мәсьәләләренә, “Чиста су” программасына зур игътибар биреләчәк.
Григорий Рапота республиканың дәүләт хакимияте органнарының квалификацияле составын да билгеләп узды. “Биредә проблемалар ачык һәм дөрес формалаштырыла һәм аларны хәл итүнең нигезле юллары күрсәтелә, - дип хәбәр итте ул. – Без аларны үз эшчәнлегебездә дә кулланачакбыз, чөнки Татарстан күп юнәлешләр буенча төбәкләр үсешенә үрнәк булып тора”.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, парламент комитетлары рәисләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.