Ф. Мөхәммәтшин Удмуртия парламентының рәсми делегациясе белән очрашты

А.Соловьев Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Удмуртия өчен һәрвакыт флагман булган
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикага рәсми визит белән килгән Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе белән очрашты. Әлеге делегацияне УР парламенты рәисе Александр Соловьев җитәкли.
Бүген очрашу вакытында Ф.Мөхәммәтшин, кунакларны сәламләп, УР Дәүләт Советының көчле, закон инициативалары белән чыгучы парламент булуын билгеләп үтте.
Татарстан спикеры коллегаларын ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырып, парламентның яңартылган бинасы, сессияләрнең ике дәүләт телендә узуын, барлык норматив актларның дәүләт телләрендә булуын белдерде.
Республикадагы милләтара мөнәсәбәтләргә тукталып, ул Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар һәм башка халыкларның дус яшәвен ассызыклап үтте.
Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин республика икътисады, шул исәптән нефть табу, юл һәм торак төзелеше, авыл хуҗалыгын үстерү, 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлек мәсьәләләрен күтәрде. Бу нисбәттән спикер: “Икътисад тотрыклы рәвештә үсә. 2005 елдан алып без сәнәгатьнең күтәрелешенә ирештек. Бу өстенлекле юнәлешләрне дөрес билгеләү аркасында мөмкин булды”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.
Спикер шулай ук Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутатларын дәүләт төзелеше белән дә таныштырды.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашу вакытында күрше төбәк парламентарийларын Татарстанны милли-төбәк компоненты мәсьәләсендә хупларга чакырды. УР парламенты рәисе А. Соловьев журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, алар бу мәсьәләне хуплыйлар. “Удмуртия – күпмилләтле республика. Бу хакта инде сүз алып барыла,” – диде Удмуртия спикеры.
А.Соловьев Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Удмуртия өчен һәрвакыт флагман булган. “Без һәрвакыт сезнең республика гражданнары мәнфәгатьләрен ничек кайгыртканыгызны күрдек”, - диде ул. А.Соловьев парламентка Татарстаннан гына түгел, бөтен Идел буе төбәкләреннән килгән закон инициативалары белән танышып баруларын һәм хупларга тырышуларын белдерде.
Очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Республикасында татарларның ничек яшәве белән кызыксынды. Рәсми делегация составындагы УР татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте идарәсе рәисе Ирек Шәрипов: “Башка төбәкләргә караганда, татарларның проблемалары чишелгән”, - дип белдерде. Һәм Удмуртиядә, Улъяновскидагы кебек, милли-мәдәни үзәк төзү, анда Татарстанның катнашу мәсьәләсен күтәрде. Ф.Мөхәммәтшин аларга бу эшне үзләренә башларга, ә аннан соң республиканың катнашу мөмкинлеге барлыгын җиткерде.