Миңнеханов Кайбыч һәм Апас районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышачак

Татарстан Президенты социаль объектларда булачак.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Апас районнарында эш сәфәрендә булачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хәзер Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Апас районнарына китте. Аның төп максаты — язгы кыр эшләре барышын карау, Татарстан Президенты шул ук вакытта республика һәм дәүләт программаларының үтәлешен контрольдә тоту өчен кайбер социаль объектларда булачак», — диде ул.

Кайбыч районында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар вәкилләре белән очрашып, кыр эшләре барышы турында фикер алышачак, Игенчелек һәм авыл көнкүреше музеенда булачак. Моннан тыш, Татарстан башлыгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган хәрбиләр һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Апас районында Рөстәм Миңнеханов шулай ук язгы кыр эшләре белән танышачак, аннары Дәүләки авылында Мәдәният йортында һәм сөт комбинатында булачак. Күптән түгел Мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланган, ә хәзерге вакытта сөт комбинатын торгызу буенча актив эш алып барыла.