news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Саба районына эш сәфәре кылды

Рөстәм Миңнеханов Корсабаш авылында социаль-мәдәни объектларны карады һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды.

Татарстан Президенты Саба районына эш сәфәре кылды
tatarstan.ru

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында булды. Бу турыдаТатарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эш сәфәре барышында ул Корсабаш авылындагы социаль-мәдәни объектларны карады һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды», диелә хәбәрдә.

Башта республика җитәкчесе яңа балалар бакчасында булды. Былтыр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен аерым корпус төзегәннәр. Моңа кадәр балалар бакчасы авыл мәктәбе белән бер бинада булган. Объект 20 урынга исәпләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 2018 елда ачылган күпфункцияле мәдәни үзәктә булды. Мәдәният йортында кул эшләре, хореография, театр һәм рәсем сәнгате түгәрәкләре, шулай ук китапханә һәм Корсабаш авыл җирлеге администрациясе эшли.

Моннан тыш, республика Президенты физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Корсабаш интернат-мәктәбендә үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Монда менталь җитешсезлекләре булган 68 баланы укыту планлаштырыла. Ерак торак пунктлардан укучылар өчен яшәү өчен кирәкле шартлар бар. Интернат 36 урынга исәпләнгән. Объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән, янәшәдәге территорияне төзекләндерү дәвам итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot