420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«2020 елның I кварталында Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9252 сум, хезмәткә сәләтле халык өчен — 9841 сум, пенсионерлар өчен — 7546 сум, балалар өчен — 9333 сум күләмендә расларга», - диелгән карар текстында.
Документка 30 апрельдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме 8938 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 9543, пенсионерлар өчен — 7311, балалар өчен — 8889 сум иде.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын конституцион рәвештә тигезләргә тәкъдим иткән иде.