news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Арча районында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты республиканың Арча һәм Саба районнарында чәчү кампаниясенең барышы белән танышачак.

Рөстәм Миңнеханов Арча районында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына сәфәрен Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салудан башлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент Наласа авылында азат итүче сугышчы һәйкәле мемориаль комплексында роза чәчәкләре бәйләмен салды. Биредә мәңгелек ут яна, комплекс диварында фронтка киткән авыл кешеләренең исемнәре язылган. 

Бөек Ватан сугышы елларында Наласа авыл җирлегеннән 322 кеше фронтка киткән, шуларның 195е һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Бүгенге көндә Арча районында 546 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре яши. Арча районыннан чакырылган фронтовикларның дүртесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча һәм Саба муниципаль районнарына эш сәфәре кыла, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән таныша. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100