Рөстәм Миңнеханов Арча районында Тукай музеенда булып, төбәктә чәчү эшләре барышы белән танышты

Муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, районда язгы кыр эшләре 30 апрельдә башланган

 (Арча районы, 6 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Арча муниципаль районында язгы кыр эшләре белән танышты. Ул "Кырлай" агрофирмасы кырында хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашты.

Муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, районда язгы кыр эшләре 30 апрельдә башланган, бүгенгә 25 мең чамасы гектарда чәчү эшләре төгәлләнгән. Бөртекле культуралар өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 67 мең гектар чамасы тәшкил итә. Бу гомуми кырның (122 мең га) якынча яртысы дигән сүз. 2 мең гектар чамасына бәрәңге утыртыла.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен һәм хуҗалык башлыкларын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән тыш, аны сату һәм эшкәртү мәсьәләләренә дә игътибар бирергә өндәде.

Татарстан Президенты шулай ук бүген Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында төзекләндерелгән объектларда булды. Алар арасында - Мәдәният йорты, анда авыл китапханәсе, ФАП, җирлек администрациясе, мәктәп һәм Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.

ТР Президенты музей комплексы экспозициясе белән танышкач, аның белән республика укучыларын актив таныштырырга һәм Татарстанның төрле районнары балалары өчен экскурсияләр ешрак оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов тагын бер музей объекты - Сәгъдетдин Салихов йортында булды, анда 1892-1894 елларда яшь Габдулла Тукай яшәгән.

Татарстан Президентының Арча районына эш сәфәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр монументына чәчәк салу белән тәмамланды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.