news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов академик Акчуринга Татарстан алдындагы казанышлары өчен орден тапшырды

Татарстан Президенты академикны 75 яшьлеге белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Миңнеханов академик Акчуринга Татарстан алдындагы казанышлары өчен орден тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Кардиология илкүләм медицина үзәге генераль директоры урынбасары Ренат Акчурин белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды.

«Сез республика өчен күп эш башкардыгыз. Осталыгыгызны үз хезмәтегез белән исбатлыйсыз. Сез татар халкын таныттыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент академикны 75 яшьлеге белән котлады һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләде.

Халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе, күпьеллык фәнни эшчәнлеге һәм актив җәмәгать эше өчен Ренат Акчурин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100