news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә полицейскийлар укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре теккән битлекләр кия

Мәдәният хезмәткәрләре күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп, аларны әүвәл волонтерларга таратты.

Чирмешәндә полицейскийлар укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре теккән битлекләр кия
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының мәгариф һәм мәдәният оешмалары хезмәткәрләре тәүлек дәвамында диярлек эштә торучы полиция хезмәткәрләре өчен күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

— Бу эштә аеруча Туймәт мәктәбе уытучылары актив булдылар, — ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. — Лашман мәктәбенең техник хезмәткәрләре дә байтак битлек тектеләр.

Шулай ук бүген Чирмешәннең беренче мәктәбе һәм Күтәмә мәктәбе, Чирмешән лицее коллективлары да битлекләр тегү белән мәшгуль.

Мәдәният хезмәткәрләре күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп, аларны әүвәл волонтерларга таратты. Ә бүген алар теккән битлекләрнең бер өлешен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

— Мин, барлык коллектив исеменнән, бу эштә катнашкан якташларыма рәхмәтемне җиткерәм, — ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100