Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән - Вьетнамда

Татарстан лидеры Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда катнашты

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән - Вьетнамда. Татарстан лидеры Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация составында Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм сөйләшүләрендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Вьетнамга визиты кысаларында Дмитрий Медведев Хо Ши Мин Мавзолеена һәм  һәлак булган каһарманнарга багышланган Ханойдагы Мемориалда чәчәк салды, Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Нгуен Тан Зунг белән очрашты. Россия - Вьетнам сөйләшүләре нәтиҗәсендә, документлар һәм меморандумнар имзаланды. 

Сөйләшүләр тәмамлангач, Дмитрий Медведев һәм Нгуен Тан Зунг матбугат вәкилләренә очрашу йомгаклары турында хәбәр иттеләр.  

Тулырак мәгълүмат – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе сайтында  http://government.ru/news/17557/