Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко килде
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татарстанга эш сәфәрендә «Киләчәк өчен кадрлар» күчмә киңәшмәсен уздырачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанга килде. Татарстан башкаласы аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Дмитрий Чернышенко Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булачак. Моннан тыш, ул кайбер спорт объектларын караячак, шул исәптән Су спорт төрләре сараенда һәм «Искәндәр» футбол-регби манежын да булачак. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көннең икенче яртысында Россия вице-премьеры Иннополиста «Киләчәк өчен кадрлар» күчмә эш киңәшмәсен үткәрәчәк. Анда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм әйдәп баручы университетларның ректорлары, шулай ук «Яндекс», Mail.ru, «Сбер», X5 Retail Group, РЖД, «Аэрофлот» һәм Росатом кебек компанияләрнең делегатлары катнашачак.
Киңәшмә югары һәм урта һөнәри белем бирү системасын һәм индустриаль компанияләрнең IT-компетенцияле югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә ихтыяҗларын берләштерү мөмкинлегенә багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз