news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов күп хатынлылыкны хупламавын әйтте

Татарстан Президенты Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән сөйләшүдә традицион гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген билгеләп үтте.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион гаилә кыйммәтләрен хуплавын, ә күп хатынлылык идеясе аңа якын түгел, дип сөйләде. Ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда үз фикерләре белән уртаклашты.

«Гаиләдә балалар күп булуы бик мөһим. Алар бергә үсә, киләчәктә бер-берсенә ярдәм итә алалар. Син моны поезд киткәч кенә аңлыйсың. Кайберәүләр тормышны төзәтергә тырышып, икенче-өченче тапкыр өйләнә. Без Әсгать белән андый түгел, үз хатыннарыбызга тугрылыклыбыз. Шулай языгыз: Сәфәров, Миңнеханов - күп хатынлылыкны хупламый», - дип искәртте ТР Президенты.

Шул ук вакытта ул гаилә драмалары һәм аерылышулар балалар күңелен җәрәхәтли, дип өстәде. «Гаиләдә конфликтлар һәрвакыт була, бу нормаль процесс. Әмма балага нишләргә соң?» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга риторик сорау белән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100