Рөстәм Миңнеханов: “Россиядә балаларны тәрбиягә алу буенча дөрес система төзергә кирәк”

Татарстан Президенты чит ил кешеләренең балаларны тәрбиягә алуын тыюга карата фикере белән уртаклашты

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында, 8 Март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән уздырылучы традицион очрашуда, чит ил кешеләренең балаларны тәрбиягә алуына тыю кертүгә карата фикере белән уртаклашты.

“Бу - бик четерекле тема. Бер яктан, балага яхшы тормыш елмайсын дип уйларга кирәктер, икенче яктан, үзебезнең илдә без бу баланың ничек тәрбияләнүен күзәтә алабыз”, - дип белдерде республика башлыгы. Аның фикеренчә, бездә дә хәлле, игелекле кешеләр җитәрлек, бары тик россиялеләр бу балаларны үзләренә алсын өчен тиешле атмосфера гына тудырырга кирәк. “Россиядә балаларны тәрбиягә алу буенча дөрес система төзергә кирәк. Ник без үз балаларыбызны америкалыларга яки башка берәүләргә бирергә тиешбез соң? Без америкалылардан кай ягыбыз белән ким? Безнең балаларга карата инвентарьга булган мөнәсәбәт хөкем сөргәнлектән, шундый карарлар кабул итәргә туры килә. Тулаем алганда, бу мәсьәләдә җаваплылык механизмы юк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләдә илләр арасында мөнәсәбәтләрнең аңлаешсызлыгын һәм үзара җаваплылык булмавын шәрехләп үтте.