news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Греф Татарстан икътисадын һәм социаль өлкәсен «цифрлаштыру»ны килеште

Казанда яңа «Школа 21» мәйданчыгында стратегик партнерлык турында берничә килешү төзелде.

Миңнеханов һәм Греф Татарстан икътисадын һәм социаль өлкәсен «цифрлаштыру»ны килеште
Ксения Перепеченова

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф социаль өлкәгә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм Татарстан икътисадының башка өстенлекле тармакларына цифрлы технологияләр кертү турындагы килешүгә кул куйды. Килешү программистлар өчен «Школа 21» яңа белем бирү мәйданчыгында имзаланды.

«Барысы да икътисади үсеш булсынга белем бирү дөньякүләм стандартларга туры килсен өчен эшләнә. Хәзер предприятиеләрнең цифрлаштырмыйча гына көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә безнең планнар зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте банк белән инновацион үсеш технологияләрен эзләү һәм эшләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешүгә Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов кул куйды. Яклар мәгариф программаларын бергәләп эшләү һәм гамәлгә ашыру, кадрларның квалификациясен күтәрү өстендә эшләү, кече эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру турында килеште.

Алдан банк ярдәме белән Казанда программистлар өчен «21нче мәктәп» дигән яңа белем бирү мәйданчыгы ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot