news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

“Раштуа төнендә күкләрне балкыткан Вифлеем йолдызы алга таба да рухи камиллек юлында һәркем өчен якты маяк булсын!” – дигән юллар бар тәбрикнамәдә

 (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый.

“Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бөтен дөнья христианнарының йөрәкләрендә, өйләрендә янә олы тантана. Христосның тууы турында хәбәр бирүче нурлы, яшәү рухы өсти торган зур бәйрәм – Раштуа килде. Ничәмә-ничә еллар дәвамында ул кешеләрдә игелекнең һәм гаделлекнең өстен чыгасына өмет уята, һәркемгә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, күңелләрдә үч-ачу сакламаска, кичерә белергә өйрәтә.

Христианнар, мөселманнар һәм башка диннәр вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда православие элек-электән, җәмгыятьнең социаль үсешенә, рухи-әхлакый яңарышына этәргеч бирә торган куәтле көч буларак, гаять әһәмиятле роль уйный. Шатлык килгәндә, зур җиңүләргә ирешкәндә сөенечебез уртак безнең, авыр югалтуларга дучар булсак, кайгыны да бергә күтәрәбез. Күп милләтле Татарстан халкының тарихи бердәмлеген какшату омтылышлары барып чыкмас дип ышанып яшибез.

Якынлашып килгән елда православие динен тотучы татарстанлылар тормышында күп кенә истәлекле вакыйгалар булачак. Бөтен Россия халкы белән бергә республикабыз халкы Сергий Радонежскийның тууына 700 ел тулуны билгеләп үтәчәк, ә Свияжскида изге Германның якты рухына дога булып ирешәчәк зур тантаналар уздыру каралган. Әлеге һәм башка күп кенә дини һәм мәдәни-тарихи вакыйгаларның православие үсешенә һәм республикада милләтара татулыкның тагын да ныгуына китерәчәгенә шигем юк.

Раштуа төнендә күкләрне балкыткан Вифлеем йолдызы алга таба да рухи камиллек юлында һәркем өчен якты маяк булсын!

Сезгә бәйрәмчә күтәренке рух, ныклы сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим!” – диелә Перзидент Р.Н. Миңнеханов котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100