news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Филзә Хәмидуллинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Аңа 86 яшь иде.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары — Татарстан ССР Дәүләт комитетының икътисад һәм фаразлау буенча рәисе Филзә Хәмидуллинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Аңа 86 яшь иде.

Искәртик, бүген Казанда аның белән хушлашу мәрасиме узды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, чарада мәрхүмнең хезмәттәшләре һәм якыннары, шулай ук югары вазифа биләгән укучылары катнашты.

Филзә Хәмидуллин 1936 елның 3 гыйнварында Казанда туган. 1958 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, ул ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты инструкторы булып эшли башлый. Аннары ул  институтта укыта башлый, доцент, кафедра җитәкчесе була, 1980-1990 елларда югары уку йорты ректоры вазифасын башкара. 

1990 елда Хәмидуллин Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнә, 1991 елда — Татарстан ССРның Икътисад һәм фаразлау буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнә.

1995 елдан 2003 елга кадәр ул Татарстан Президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе вазифасын биләгән, ә киләсе ике елда Татарстаннан Россия Федерация Советына сенатор итеп сайланды.

2006 елдан Хәмидуллин ТР Иҗтимагый палатасында эшләде, анда ул Икътисади сәясәт һәм төбәкнең өстенлекле программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынын били иде. 

«Ф.Г. Хәмидуллин Татарстанның инновацион югары технологияле социаль-икътисади үсешен һәрвакыт эзлекле яклап килде. Ул Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль алгарышы дәүләт программасының әйдәп баручы авторларының берсе булган. Аның фәнни тикшеренүләре һәм программалары 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясен формалаштыру өчен нигез булды», диелә телеграммада.

Билгеләп үтелгәнчә, Филзә Хәмидуллинның күпьеллык хезмәте Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм башка бик күп бүләкләр алган.

Аның югары профессиональлеге, зирәклеге, энергиясе һәм ватанпәрвәрлеге зур хөрмәткә лаек булуы кайгынамәләрдә билгеләп үтелә. 

Телеграмманы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, шулай ук КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский имзалады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100