Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Яңа ел каникулында иң яхшы ял турында видео куйган
Республика җитәкчесе шәһәр һәм республика боз мәйданчыкларына барырга тәкъдим итә.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төрле яшьтәге кешеләрнең шугалакта хоккей уйнаган видео куйган. Республика җитәкчесе үз язылучыларына шәһәр һәм республика боз мәйданчыкларына барырга тәкъдим итә.
«Иң яхшы кышкы ял! Барыгыз да шугалакка!» — дип язган ул инстаграмда үз сәхифәсенә куйган видео янына.
Искәртик, кичә «Ак Барс» хоккей командасы КХЛ чемпионатында рәттән дүртенче җиңүен яулады. Ул Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз