news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кушты

Covid-19 пандемиясе шартларында ачык мәйданчыкларда чаралар уздыру ябык биналарга караганда күпкә куркынычсызрак.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кушты
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын, спорт һәм мәдәни чараларны уздыру өчен ачык мәйданчыклар әзерләргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Президент коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында ачык мәйданчыкларның кешеләр өчен ябык биналарга караганда куркынычсызрак булуын искәртте. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан аларның эшен активлаштырырга кирәк.

«Безнең ачык киңлектә мөмкинлекләр күбрәк. Яңа ел бәйрәм чараларын, мәдәни һәм спорт чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Халыкка ял итү өчен барлык шартларны да тудыру мөһим. Бу ябык биналарда җыелудан күпкә яхшырак булачак», — диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot