news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка КАМАЗның Арктика өчен ясалган эшләнмәләрен күрсәттеләр

Чаллыда автомобиль заводларының Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар башланды.

 Рөстәм Миңнехановка КАМАЗның  Арктика өчен ясалган эшләнмәләрен күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәгендә булды, анда ул автогигантның яңа эшләнмәләре белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесе журналистлар белән әңгәмә вакытында хәбәр итте.

«Без Сергей Анатольевич [Когогин] белән фәнни-техник үзәктә булдык, яңа эшләнмәләрне карадык. Бу бик җитди. Дөнья базарында көндәшлек итү өчен бик җитди фәнни-техник база кирәк, һәм ул бездә бар. Без күргән әйберләр турында сөйләргә ярамый, бу сер, әмма сайланган юлның дөреслегендә бернинди шик юк», - диде Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Орган залында узган тантаналы чарада.

Татарстан Президенты бүген Кама автогиганты куллануның барлык өлкәләре өчен йөк машиналарының яңа үрнәкләрен ясавын искәртте. «КАМАЗның кая таба үсеш алуына килгәндә, бу инде Арктикада, авыр шартларда, автострадаларда эшләү өчен ясалган башка автомобиль. КАМАЗ илнең халык хуҗалыгы ихтыяҗларының бөтен гаммасын каплый һәм зур экспорт потенциалына ия», - диде республика җитәкчесе.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов автогигантның үсеше Чаллы шәһәре үсешеннән башка мөмкин булмавын әйтте. «КАМАЗ» үзе генә була алмый, югары квалификацияле белгечләргә яшәү уңайлы булсын өчен шәһәрне үстерергә кирәк. Без Чаллы шәһәренең Европа дәрәҗәсендәге таләпләргә туры килүен тәэмин итү өчен бик җитди эшлибез. Шәһәргә чит ил кешеләре күп килә, без интеллектуаль һәм техник потенциалның башка шәһәрләргә китүен теләмибез. Шуңа күрә яхшы хезмәт хакы һәм яхшы шартлар кирәк», - диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100