news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда күп функцияле үзәк эше белән танышты

Татарстан Президенты Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән барды.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда күп функцияле үзәк эше белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Чаллыда күп функцияле үзәк эше белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән бергә Кол Гали бульварында «Минем документлар» күп функцияле үзәк офисында булды. Бу - Татарстан Республикасындагы күп функцияле үзәкнең иң зур офисы, ул көнгә 3 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтә ала.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин күп функцияле үзәк эшенең өстенлекләре турында сөйләде. Ул, аерым алганда, Чаллыдагы «Минем документлар» офисында гражданнарга «бер тәрәзә» принцибы буенча 160 төрдәге федераль, республика һәм муниципаль хезмәт күрсәтелүен әйтте. Бу көтү вакытын киметергә мөмкинлек бирә.

«Бу офиста кабул итүне көтү вакыты - дүрт минут. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки регламент буенча 15 минут вакыт бирелә», - диде Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова.

Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәк бүлмәләрен карап чыкты, күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре белән танышты, шулай ук бирегә килүчеләр белән аралашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100