news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч

Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов: Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру — мөһим бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай дип белдерде.

Киңәшмә Татарстанда үсеп килүче буынның граждан-патриотик, этномәдәни тәрбиянең актуаль мәсьәләләре темасына багышланган. Рөстәм Миңнеханов милли сәясәт юнәлешендә Татарстанда зур эш башкарылганын әйтте.

«Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланды. 2019-2021 елларга стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планы расланган. Дәүләт милли программа буенча үзгәрешләр әзерләнгән», — ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов 2025 елга кадәр РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясенә үзгәрешләр кертелгәнен искәртте. “Стратегиядә балаларда һәм яшьләрдә Россия халыкларына, рухи-әхлакый кыйммәтләренә хөрмәткә нигезләнгән милләтара аралашу культурасын булдыру бурычы актуальләштерелгән”, — диде ул.

Ул, шулай ук, Күп милләте Россия тарихына горурлык хисен, гомумроссия патриотизмын булдыру җәмгыять бурычы булганын искәртте. Шәхесне формалаштыруда гаилә зур роль уйнаганын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмаларының, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр клублары, милли-мәдәни, дини оешмалар потенциалы да зур. Утырыш та шушы темага багышланганын әйтте.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100